Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда 24 яшьлек ир-атны фатирында яши торган ике эте талап үтергән

Сугышчан токымлы этләрнең берсе — мәрхүмнең үзенеке, икенчесен танышлары китереп калдырган булган.

news_top_970_100
Башкортстанда 24 яшьлек ир-атны фатирында яши торган ике эте талап үтергән
https://pixabay.com

Башкортстанның Октябрьский шәһәрендәге бер фатирда 24 яшьлек ир-атка ике сугышчан эт ташланган. Этләр хуҗаны бик каты талаган. Имгәнгән ир-ат хастаханәдә үлгән. Бу турыда Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгына сылтама белән «Башинформ» хәбәр итте.

Әлеге фаҗига турында күршеләр полициягә хәбәр иткән. Урынга килгән полиция хезмәткәрләре этләрне табель коралыннан атып үтергән.

Якынча версия буенча, ир-ат өйдә үзе генә була. Биредә стаффордшир терьеры һәм питбультерьер токымлы ике эт була. Питбультерьерны мәрхүмнең хатынының иптәше китереп калдырып торган.

«Билгесез сәбәп аркасында этләр ир-атка ташлана һәм аны имгәтә. Тавышларны күршеләре ишетеп ала һәм полиция чакыралар. Алар агрессив этләргә карата табель коралы куллана. Эт үләксәләрен ветеринарларга тапшырдылар», — дип аңлатканнар ведомствода.

Хәзер бу фаҗиганең сәбәпләрен хокук саклаучылар ачыклый. Эш материалларын өлкә буенча Тикшерү комитетына тапшырачаклар, диелә хәбәрдә.

Күршеләре сүзләренчә, хуҗа кеше этләрне дрессировкалаган булуы ихтимал. Мәрхүмнең 19 яшьлек хатыны һәм яшь ярымлык кызы булган. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100