news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда 20 ел гинекологка күренмәгән хатынның эчендә биш килолы шеш үскән

Шеш гигант үлчәмгә җитеп, эчке органнарын кысырыклый башлагач, ул хастаханәгә килгән.

news_top
Башкортстанда 20 ел гинекологка күренмәгән хатынның эчендә биш килолы шеш үскән

Башкорт дәүләт медицина университетының Уфадагы клиникасында 49 яшьлек хатын-кызга операция ясаганнар. Аның аналыгыннан 5 кило авырлыктагы шешне алганнар. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Акушерлык һәм гинекология кафедрасы җитәкчесе, профессор Әлфия Ящук сүзләренчә, бу хатын 20 ел буена гинеколог-табибка күренмәгән.

«Бу атипик миома, ул гомуми венага берегеп катлауланган. Пациент 20 ел буенча гинекологка күренмәгән. Шеш гигант үлчәмгә җиткәч, эчке органнарны кысырыклый башлагач кына безгә килгән», — ди профессор.

Операция ике сәгать дәвам иткән һәм уңышлы узган. Тиздән бу хатынны өенә кайтарып җибәрәчәкләр, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар