news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда 13 яшьлек кыз белән 12 яшьлек малай югалган

Балалар электричкага утырып Уфадан Иглин авылына килгән һәм урманга йөрергә чыгып киткән булган.

news_top
Башкортстанда 13 яшьлек кыз белән 12 яшьлек малай югалган
https://pixabay.com

Башкортстанда инде икенче көн рәттән 13 яшьлек кыз белән 12 яшьлек малайны эзлиләр. Бу турыда «Башкортстан» телевидениесе хәбәр итте.

Кыз белән малай 10 сентябрьдә Иглин авылыннан өйдән чыгып китә. Төнлә белән балаларның югалуы турында хәбәр итәләр.

Коткаручылар сүзләренчә, үсмерләр Иглинга Уфадан электричкага утырып килгән. Аннары алар урманга йөрергә киткән. Балалар адашкан булуы ихтимал. Алар ярдәм сорап бер тапкыр шалтыратырга өлгергән. Үзләренең сазлыклы урында булуларын әйткәннәр. Якындагы гына трасса булуы билгеле. Шуннан соң телефон сүнгән.

Хәзер балаларны коткаручылар, кинологлар, волонтерлар, полиция һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре эзли, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар