Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда 101 яшьлек әби коронавирусны җиңгән

Башкортстанның Күмертау хастаханәсендә 101 яшьлек карчык коронавирусны җиңгән, дип хәбәр итәләр Башкорстанның Бакалы районында чыга торган «Авыл таңнары» газетасының 10 декабрь санында.

news_top_970_100
Башкортстанда 101 яшьлек әби коронавирусны җиңгән
https://pixabay.com/ru

Ковидгоспитальдән Федоровка авылында яшәүче 101 яшьлек Камышлова Аниса Матвеевна терелеп чыккан.

Бөек Ватан сугышы ветераны үз гомерендә күпне күрә, күпне кичерә. Төзелештә дә, агач әзерләүдә дә хезмәт итә, 1943 елда фронтка эләгә. Җиңүне Кенигсбергта каршылый.

Кызганыч, коронавирус аны да читләтеп үтми. Ковид хроник авыруның кискенләшүенә китерә һәм Аниса Матвеевна Күмертау шәһәренә коронавирус чирен дәвалау бүлегенә җибәрелә. Кызы белән бергә ул анда ике атна дәвалана. Карчык чирне авыр кичергән, чөнки өлкән яшьтәге пациентларны ковидтан дәвалау организмдагы авыруларның кискенләшүе, өзлегүләр барлыкка килү белән катлаулана.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100