Башкортстанда 10 яшьлек малай дуслары күз алдында газдан тончыгып үлгән
Фаҗига 31 июль көнне Туймазы шәһәрендә булган.
"Башинформ" агентлыгы язучынча, 10 яшьлек малай дуслары белән шәһәр мәйданында кечкенә газ баллоны белән уйнаган. Агулы матдә баланың авызына эләгә, шуннан соң ул буыла башлаган. Шаһитлар ашыгыч ярдәм чакырганнар, ләкин малайны коткарып кала алмыйлар - ул хастаханәгә барып җитә алмыйча җан биргән.
Рәсми булмаган мәгълүматлар буенча, балаларга газ баллоныны бер ир-ат сатып алган. Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана.
Рәсми булмаган мәгълүматлар буенча, балаларга газ баллоныны бер ир-ат сатып алган. Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана.