news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Башкортстан юлында авариядә абыйсы энесе каршында һәлак булган

Энесе үзе дә җитди имгәнгән.

news_top
Башкортстан юлында авариядә абыйсы энесе каршында һәлак булган
Башкортстан буенча ЮХИДИ

3 майда иртәнге җиделәр тирәсендә Башкортстанның Дуван районында Ләмәз авылы янында коточкыч авария була. Бу турыда «Башинформ» агентлыгы хәбәр итте.

Башкортстан буенча ЮХИДИ версиясе буенча, «Toyota Corolla» машинасы белән 31 яшьлек ир-ат идарә итә. Ул сул якка борылган вакытта юл кырыена очып төшә һәм агачка бәрелә.

Авариядә машина йөртүче һәлак була. Аның янында энесе — 27 яшьлек ир-ат була. Ул имгәнгән, аны хастаханәгә илткәннәр. 

Авария сәбәпләре ачыклана.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар