Башкортстан җырчысы Ринат Гыйниятуллин «Ялгыз агач» җырына яңа сулыш биргән
Ул инстаграм сәхифәсендә җырның яңача яңгырашын тыңларга тәкъдим иткән.
«Кадерле дуслар, минем башкаруда һәммәгезгә дә таныш, яңа сулыш кертеп язылган „Ялгыз агач“ җырын тыңлап карагыз әле. Барлык музыкаль мәйданнарда тыңлый аласыз!» — дип тәкъдим иткән Ринат Гыйниятуллин.
«Ялгыз агач» җырының авторлары — Әхмәт Саттар һәм Рөстәм Яхин.
«Яхшы җыр, матур җыр. Моң бар. Шәп. Янадан-яңа җырлар яздыр. Җырла. Алга», — дип язган җырны тыңлаучы.