Башкортстан җырчысы Рәдиф Зарипов Казанда төшерелгән клибын күрсәтте
Тамашачылар клипны яратып караулары турында язган.
Башкортстан җырчысы, автор-башкаручы Рәдиф Зарипов тамашачыларына Казанда төшерелгән яңа клибын тәкъдим итте. Яңа җыр «Яннарымнан китмә» дип атала.
Тамашачылар клипны яратып караулары турында язган.
«Мондый премьералар булып торсын, күңелләрне айкый торган җырлар туып торсын, моң чишмәсе ургып-ургып агып торсын! Барлык җырларың да хит», дип үсендергән җырчыны тамашачысы.
«Ниһаять, клип чыкты. Бик шәп булган! Киләсе клипларда Земфира апаны күрәсе килә», — дип язган инстачы җырчының хатыны белән төшкән клибын көтә.