Башкортстан җырчысы Азалия Вәлиева «Тукталмам» җырын тәкъдим итә
Тамашачылар җырны ошатулары турында комментарийлар калдырган.
Башкортстан җырчысы, концертлар оештыручы, эшмәкәр Азалия Вәлиева «Тукталмам» җырын тәкъдим итә.
«Беренче тапкыр сеңлем җибәргәч бик үк игътибар итмәгән идем. Гүзәлия: „Синең җырың бу, ничек инде ошамый?“ - дип әрләп шалтырата. Сүзләрен ишеткәч уйга калдым. Чынлап та минем өчен язылган дигән уйга килдем. Хөрмәтле авторларым, сезгә рәхмәт!» — дип язган эшмәкәр ханым.
«Тукталмам» җырының авторлары — Гөлфия Шакирова, Гүзәлия Вәлиева.
Тамашачылар җырны ошату турында комментарийлар калдырган.