Башкортстан җырчысы Айдар Рәкыйпов җыр аша әниләргә мәхәббәт хисен белдергән
«Әниемә» җырын җырчының Вконтакте сәхифәсендә тыңлый аласыз.
Башкортстан җырчысы Айдар Рәкыйпов газиз кешеләребезгә багышланган «Әниемә» җырына яңа сулыш биргән.
«Бу ретро җыр аша рәхмәтемне, олы мәхәббәт хисен Җир йөзендәге барлык газиз әниләребезгә җиткерергә тырыштым. Күңелләргә үтеп керер дип өметләнәм.
Чын күңелдән безне яратучы бердәнбер кеше дә — әни.
Ничә яшебезгә җитсәк тә, безне сабый бала кебек кайгыртып, безнең өчен ут йотып яшәүче дә — әни.
Җырның тулысын минем Вконтакте сәхифәмдә тыңлый аласыз», — дип язган җырчы.
«Айдар, ретро җырларны матур җырлыйсың, күбрәк җырла», «Йөрәккә үтеп керде. Бу җырны әле бер генә кеше дә болай җырлый алганы юк», «Матур, йомшак итеп җырлыйсың», — дип канатландырган егетне тамашачысы.