Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстан җырчысы Альбина Килдиярова пандемия чорында вахтада эшләргә мәҗбүр

Альбина бу турында социаль челтәрдә хәбәр иткәч, тамашачылары аңа: «Оялмыйсыңмы?» - дип язганнар.

news_top_970_100
Башкортстан җырчысы Альбина Килдиярова пандемия чорында вахтада эшләргә мәҗбүр
https://vk.com/albinakildiyarova

ВКонтакте челтәрендә җырчы, алып баручы Альбина Килдиярованың «ОЯЛМАЙҺЫҢМЫ??? / НЕ СТЫДНО???» баш астындагы язмасы ике көн эчендә 40 мең карау, 1 мең лайк, йөзләгән комментарий җыя.

«Вахтага чыгып эшләдем. Акчаны түләделәр - иң мөһиме. Бу минем өчен төш кебек кенә булды, нык матур төш дип әйтә алмыйм, әлбәттә», — дип яза Альбина. Баксаң, ул, пандемия вакытында концертлар тукталып тору сәбәпле, акча эшләү өчен вахтага чыккан икән. Җырчы ВКонтактега вахтага төшкән фотолар да куйган.

2020 ел эстрада йолдызлары, артистлар өчен дә бер дә җиңелдән булмады. Бик күпләр һөнәр алыштырырга мәҗбүр. Артист кеше өчен башка эш оятмы? Бу уңайдан Альбина Килдиярованың үзе белән сөйләштек.

«2020 елны мин мәктәптә укыганда ук күз алдына китерә идем. Бу заманда без машина урынына оча торган аппаратларда гына йөрербез, 200 катлы йортлар булыр дип уйлаган идем. Тормыш бөтенләй үзгәрер төсле иде, чөнки киноларда да шулай күрсәттеләр. 

2017 елда миңа авыр сынау аша үтәргә туры килде. Тормыш иптәшем белән юллар аерылды, икебез ике юлдан киттек. 2018-2019 елларда ялгызым, башымны иеп, эшкә ябыштым. Борчуларга бирелмәс өчен үземнең иҗат өстендә эшләдем дә эшләдем. «Туган Тел» телеканалына рәхмәтлемен, 2017 елның август аенда мин башкорт телендә котлаулар тапшыруын алып бара башладым. Шуннан алып, әкренләп тормышым бер җайга салынды. 

Зәңгәр экраннар аша халыкка күренә башлавым бер баскычка күтәрде. Тамашачым белән якынайтты. «Туган Тел»дә алып баручы булып эшләвемне күреп, дәүләт дәрәҗәсендәге рәсми чараларны алып барырга да чакырдылар. Бик күп рәхмәт сүзе ишеттем.

Иҗатка килгәндә, 2019 ел бик уңышлы булды. Әллә күпме җырлар иҗат итеп өлгердем, яңа дуэтлар да яздырдык. «Шәп навигатор» дигән бик кызыклы программа әзерләп өлгердем. Үземнең концертларым белән районнарга чыга башладык. Татарстан ягында да гастрольләрдә булып кайттым. Казан, Мамадыш тамашачысы белән таныштым. Мине тыңлаучы Казан тамашачысы күптән: «Кайчан безнең якларга да киләсез?» — дип сорый иде. Иптәшем белән бергә иҗат иткәндә дә андый тәкъдимнәр булды. Ниһаять, Татарстан тамашачысы каршында чыгыш ясау хыялым тормышка ашты.

Без — артистлар үсәргә тиеш. Казахстан, Үзбәкстанмы, иҗат географиясен киңәйтергә тиешбез. Татар һәм башкорт артистларын чит илдә дә танып белсеннәр иде.

2020 елга зур өметләр багладым. Елның һәр көненә яңа максатлар куйдым. Район һәм шәһәрләрдә «Шәп новигатор» дигән программам белән чыгыш ясарга, Уфа тамашачысына да шәхси концертымны тәкъдим итәргә, зур концертларны алып баручы буларак та үсәргә дигән уй-ниятләрдә идем. 

Соңгы вакытта иҗат иткән җырларыма клип төшереп өлгермәдем, иҗат җимешләремне матур клиплар аша да тамашачыга җиткерү максаты минем алда торды. Бер җыр иҗат итү ул күп вакыт таләп итә. «Әти-әниләргә рәхмәтлемен», «Чыкма юлларыма», «Сөеп-сөелеп яшик», «Якты җыр» исемле җырларым тамашачылар күңеленә хуш килде. 

Күпләргә сер түгел, мине балачакта балалар тудыру йортында алыштырганнар. Өч яшькә кадәр күрше апа миңа күкрәк сөте имезеп, күршеләребез тәрбияләде. Аларның кызларының теле минем әти-әниләремә «әттә-әннә» дип ачылды. Бу хакта социаль челтәрләрдә дә бик күп сораулар килә. Һәм тамашачылар тәкъдиме буенча, без режиссер белән «Әти-әниләргә рәхмәтлемен» дигән җырга клипны минем язмышымнан алып төшерү өстендә эш башладык. 2020 елда премьера булыр дип өметләнгән идек. 


Әмма 2020 ел - зур сынаулар елы булды. Иҗат дөньясыннан читләшергә туры килде.

Дөнья күләмендә «коронавирус» дигән дошманга каршы көрәш барганда, көненә 40-50 медицина битлеге тектем. Концертлар, төрле мәдәни чаралар туктатылгач, икмәк пешерүче булып та эшләп алдым.

Көз айларында вахта белән Мәскәүдә эшләп кайттым. Бу эш минем өчен төш кенә кебек булды, нык матур төш дип әйтә алмыйм, әлбәттә. Инстаграмдагы битемдә сторислар эшлим, ВКонтакте челтәрендә яңалыкларым белән бүлешәм. Кайберәүләр: «Уй, вахтада йөргәнегезне язмагыз, артист кешегә оят бит», — диләр.

Җырның ертыгы юк, эшнең дә ояты юк, дип өйрәтте безне әти-әниләр. Минемчә, эшләмәү — оят!

Вахтада эшләп йөргәндә, социаль челтәрләрдә язылучыларым бик күп сораулар яудырды: ничек эшкә урнашырга, яшәү, ашау шартлары, эш хакы ничек һ.б? Бу уңайдан аерым пост эшләдем.

Самолетка билетны 1500 сумга алдым. Кайтканда 1100 сумга билет таптым. Яшәү урыны, төшке һәм кичке аш — бушка. Бер көнгә 1320 сум түләделәр. Атна саен 1500 сум аванс алдым. Ике сәгать саен — ун минутлык тәнәфес. Төшке ашка — 1 сәгать, кичке ашка 15 минут бирәләр. Эш сәгате: сәгать тугыздан кичке унга кадәр. Заводка кадәр автобус бушка йөртә. Вахта 30, 45, 60 көнгә каралган. Үзегез теләгән вариантка килешү төзелә.

Эш хакының бер өлешен вахта тәмамлану белән түләделәр, калганын бер атнадан картама күчерделәр», - дип бүлеште Альбина.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100