Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстан язучысы Хисаметдин Исмәгыйлев Шәймиев сурәте төшкән келәм тукыган

Башкортстан язучысы Хисаметдин Исмәгыйлев һәм аның тормыш иптәше Рәмилә ханым Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев, татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай һәм язучы Гаяз Исхакыйның портретлары төшкән келәм тукыган. Ковер биш ел эчендә эшләнгән.

news_top_970_100
Башкортстан язучысы Хисаметдин Исмәгыйлев Шәймиев сурәте төшкән келәм тукыган

Бер кызып киткәч, үзебезнең беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиев аганың портретын эшләдек. Шулай ук анда Габдулла Тукай һәм Гаяз Исхакый портретлары Татарстан картасы фонында сурәтләнгән. Коверны биш елга якын эшләдек. Аны алучы әлегә табылмады. Өйдә дә яткырасы килми, шуңа сатып алучы табылса, яхшы булыр иде, — дип сөйләде Хисаметдин Исмәгыйлев «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Язучы Азәрбайҗанда келәм тукырга өйрәнеп кайтуын әйтте.

— Хатынны да өйрәттем. Берничә келәм тукып, кул остаргач, Башкортстанның беренче Президенты Мортаза Рәхимовның портретын тукыдык. Язу-сызу эшләренә караганда, келәм туку күпкә читен эш. Әмма физик эш кулдан килмәгәч, шугың белән шөгыльләнә башладым. Ул коверны 30 меңгә сатып алдылар.

Тәүге келәмнәрне эшләгәндә махсус җепләр табу кыен иде, төрле җепләр кулландык. Иң беренче эшебез Башкортстанның картасы, байрагы, Дуслык монументы иде.

Ковер туку - озак эшләнә торган эш. Яшь тә бара хәзер. Четерекле, авыр хезмәт. Күзләргә дә нык тәэсир итә. Тагын ясыйсызмы дип сораучылар бар. Тик ышандырып вәгъдә итеп булмый.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100