news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Башкортстан трассасында катып үлгән крокодил тапканнар

Салкыннан катып үлгән крокодил фотолары социаль челтәрләрдә таралды.

news_top
Башкортстан трассасында катып үлгән крокодил тапканнар


Фотоны социаль челтәрдә урнаштырган автор әйтүенчә, крокодилны аның әнисе тапкан. Бу хакта "Башинформ" яза. 

«Әни төнге сменадан соң Баймактан өенә кайтканда, юлда крокодилга охшаган әйбер күргән. Боз кисәге дип уйлаган. Икенче көнне без Сибайга киттек, "боз кисәге" шунда ята иде әле. Без туктаган идек, каткан крокодил булып чыкты. Ярты койрыгы, арткы аяклары юк. Үзебез белән алмадык, кич белән ул юк иде инде. Этләр алып киткәнме, кемдер тапканмы", - дип сөйләгән ул. 

Социаль челтәр кулланучылары әйтүенчә, крокодил күчмә зоопарктан төшеп калган булырга мөмкин. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар