Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстан спортчысы, пауэрлифтинг буенча рекордчы 56 яшендә үлгән

Риф Гадиев белән хушлашу тренажерлар залы янында була.

news_top_970_100
Башкортстан спортчысы, пауэрлифтинг буенча рекордчы 56 яшендә үлгән
Валерий Шахов

Уфада 13 гыйнварга каршы төндә «башкорт батыры», халыкара класслы спорт мастеры, пауэрлифтинг буенча Европа чемпионы һәм дөнья рекорды иясе Риф Гадиев 56 яшендә вафат булган. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Якынча белешмә буенча, тренерның йөрәге туктаган. Төгәл сәбәбе әлегә ачыкланмаган.

Соңгы елларда Риф Гадиев «Нефтьче» стадионындагы гади генә залда пауэрлифтерлар белән шөгыльләнгән. Аның танылган укучыларының берсе ДЦПлы спортчы Рәсим Миңнәхмәтов булган.

Риф Гадиевны 15 гыйнварда 12 сәгатьтә тренажер залыннан соңгы юлга озаталар. «Батыр»ны Уфаның Төньяк зиратына җирлиләр, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100