Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстан социаль челтәрләрендә сары кар яву турында хәбәр итәләр

Нефтекама шәһәрендә яшәүчеләр сары кар Кытайдагы ком бураны аркасында барлыкка килгән дип фаразлый.

news_top_970_100
Башкортстан социаль челтәрләрендә сары кар яву турында хәбәр итәләр
Владимир Васильев

Башкортстанның Нефтекама шәһәрендә яшәүчеләр сары кар яву турында социаль челтәрләрдә яза. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Челтәрдәге фотоларга карап кына карның сары булуын аңлап та булмый. Ләкин шәһәр халкы «сары кар ява» дип яза.

«Мондый хәбәрләр Ульяновск өлкәсеннән дә килә. Галимнәр фикеренчә, бу Кытайдагы ком бураны сәбәбе булуы ихтимал», — ди шаһитлар.

«Башинформ» агентлыгы эколог Денис Насыйров белән аралашкан.

«Бу ком бөртекләре, тимер оксиды — теләсә ни булырга мөмкин. Үрнәкләр алып, составын ачыкларга кирәк. Шул чакта бу матдәнең каян килгәнен белеп булачак. Кытайдан булуы шикле инде. Бүген җил көньяктан исте, ул андый көчле дә булмады», — ди эколог.

Бүген социаль челтәрләрдә Татарстанның көньяк-көнчыгышында сары кар явуы турында хәбәр барлыкка килде, дип яза «Татар-информ» агентлыгы.

ТР Экология министрлыгының матбугат хезмәтендә искәртүләренчә, ведомствоның Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары вакыйга урынына барып, кар үрнәкләрен алачак. Анализ нәтиҗәләре җиде көн эчендә билгеле була, диелә бу хәбәрдә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100