news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Башкортстан режиссеры Франциядә үлгән

«Айгөл йоклаганда үлгән. Аның температурасы югары булган», — дип сөйләгән дусты Флюра Мурзина.

news_top
Башкортстан режиссеры Франциядә үлгән

Башкорт телевидениесенең музыкаль программалар режиссеры Айгөл Вәлитова Франциядә вафат булган. Аңа 54 яшь иде. Ул коронавирустан соң өзлегүләрдән үлгән, дип яза «Башинформ».

Айгөл Вәлитова Башкортстанның һәм Россиянең халык артисты Заһир Вәлитов кызы. Башкорт телевидениесендә бик күп программалар һәм клиплар төшергән. 2002 елда Франциягә күченеп киткән һәм шунда яши башлаган.

Айгөл Франциядә дә режиссерлык белән шөгыльләнә, туйлар, видеороликлар төшерә. «Айгөл йоклаганда үлгән. Аның температурасы югары булган», — дип сөйләгән дусты Флюра Мурзина.

Айгөл Вәлитованы Франциядә җирлиләр, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар