Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстан прокуратурасы нинди «пычрак» эшне тикшерә?

Башкортстанның иң зур шифаханәсе «Красноусолск»та җәнҗал чыккан.

news_top_970_100
Башкортстан прокуратурасы нинди «пычрак» эшне тикшерә?

Көн туса, борчылырга, хафага төшәргә, чиксез гаҗәпләнергә мәҗбүр иткән берәр хәл турында ишетми калмыйбыз. Менә тагын шундый бер очрак — Башкортстанда прокуратура чын мәгънәсендә пычрак эшне тикшерә башлаган. Баксаң, урындагы бер шифаханәдә сәламәтләндерү процедурасын дәвалаучы ләм белән түгел, ә якындагы күлдән алынган гади ләм ярдәмендә башкарганнар. Пычрак җәнҗал республиканың иң зур шифаханәсе «Красноусолск»та чыккан.

Башкортстанның контроль-хисап палатасы рәисе ярдәмчесе Илүзә Абдуллина болай ди: «Ул ләм санаторий каршындагы күлдән түгел, ә яткылыктан алынган. Аңа санитар-бактериологик анализ үткәрелмәгән. Шулай итеп, мондый ләм белән эшләүнең технологиясе бозылган».

Әмма шифаханәнең үзендә аңлатуларынча, «әлеге ләмнең тылсымлы үзенчәлекләре» алардагы метан, углекислота һәм сероводород белән аңлатыла, янәсе. Җирле ләмнең дәвалау үзлекләре турында реклама роликлары да, шифаханә хезмәткәрләре дә сөйли. Ел саен бу ләм өчен бирегә меңләгән кеше килә.

Контролерларның башка дәгъвалары арасында — исәпкә алынмаган курортчылар, «касса яныннан» үтеп китеп ял итүчеләр, дустанә фирмадан тендерсыз гына ремонт эшләре эшләтү, мебель сатып алулар, 700 мең сумга сатып алынган баян һәм башкалар. Хисаптан күренүенчә, барлыгы 1,5 миллиард сумга закон бозу очраклары ачыкланган.

Шул ук вакытта санаторийның элеккеге директоры Россиянең көньягындагы башка курортларда ял итүне өстен күргән. Санаторий белән 10 ел җитәкчелек иткән Фаяз Мәҗитов тикшерү алдыннан эштән киткән һәм ниндидер аңлатулар бирүдән баш тарткан. Яңа җитәкчелек хокук бозулар бетерелде дип ышандыра.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100