Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстан прокуратурасы «Башкорт» хәрәкәтен экстремистик дип тануны сорый

«Башкорт» иҗтимагый оешмасы бу дәгъваларны урынсыз дип саный.

news_top_970_100
Башкортстан прокуратурасы «Башкорт» хәрәкәтен экстремистик дип тануны сорый
"Башкорт" төркеменең социаль челтәрдәге аккуантыннан

Прокурор Владимир Ведерников Башкортстанның Югары судыннан «Башкорт» иҗтимагый оешмасын экстремистик дип тануны сорый.

Прокуратура дәгъвасы уңай хәл ителгән очракта, бу оешманың атамасын, логотибын кулланырга ярамый, Вконтактеда 60 мең чамасы язылучысы булган төркем дә эшчәнлеген туктатырга тиеш булып чыга. 7 февральгә бу шикаять буенча беренче утырыш билгеләнгән. Бу хакта судья Г.Р. Фәрхетдинова имзалаган хәбәрдә әйтелә, дип яза «Эхо Москвы» сайты.

Узган елның 25 декабрендә «Башкорт» иҗтимагый оешмасы прокуратурадан «Экстремистик эшчәнлек алып барырга ярамаганлыгы турында кисәтү» алган булган. Оешмага хокук бозуларны төзәтү өчен ике ай вакыт биргәннәр, тик төгәл дәгъвада нинди хокук бозулар икәне төгәл күрсәтелмәгән.

Ул вакытта оешманың сәхифәсендә әйтелгәнчә, Башкорт Дәүләт университеты белгечләре «Башкорт» оешмасы җыеннар уздырганда экстремистик юнәлештәге чаралар да уздыра дигән нәтиҗә әзерләгәннәр.

Активистлар бу карар буенча шикаять бирергә ниятли, чөнки «Башкорт» оешмасы бернинди дә экстремистик эшчәнлек алып бармый, диләр алар

Декабрь башында әле оешма офисында берничә мәртәбә тикшерү булган. Ул вакытта прокуратура хезмәткәрләре активистларга бер гражданның аноним рәвештә «Башкорт»ның экстремистик эшчәнлеге турында хәбәр иткән. Ә Икътисади иминлек идарәсе хезмәткәрләре әйтүенчә, бер төркем кеше Башкортстанның Эчке эшләр министрлыгы башлыгы Роман Деевка хат язып, оешманың эшчәнлегеннән зарланган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100