news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Башкортстан пенсионерлары эпидемия дип тормый...

«Башкорт озын гомерлелеге. Туризм» дип аталган проектта пенсионерлар мәдәни мирас белән таныша ала.

news_top
Башкортстан пенсионерлары эпидемия дип тормый...
https://pixabay.com/ru

2020 елда Башкортстанда өлкән яшьтәге кешеләр өчен махсус программа гамәлгә ашырыла башлаган. «Башкорт озын гомерлелеге. Туризм» дип аталган проектта пенсионерлар ел әйләнәсе табигать «хәзинәләре», мәдәни мирас белән таныша алган. Проектның программасына туристлык объектлары, шул исәптән музейлар, дини объектлар буенча бер һәм ике көнлек сәфәрләр кергән икән.

Экскурсияләрдә катнашырга теләгән пенсионерлар алдан теркәлеп язылырга тиеш, дип хәбәр итә Башкортстанның Авыргазы районының «Авыргазы хәбәрчесе» иҗтимагый-сәяси басмасы (22 декабрь саны). Проектта катнашу бушлай икән.

Авыргазы районы пенсионерлары да яңа гына Уфа лимонариесына барып кайткан. Эпидемия вакыты булуга карамастан, башкорт кардәшләребез «хәрәкәттә — бәрәкәт» шигаренә тугры калалар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар