Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстан мәктәпләрендә кышкы каникул кайчан була?

7 ноябрьдән 7 декабрьгә кадәр Башкортстанда чыгарылыш һәм башлангыч сыйныфлар гына мәктәпктә йөреп укыды, калганнар дистанцион форматта иде.

news_top_970_100
Башкортстан мәктәпләрендә кышкы каникул кайчан була?

Башкортстанның мәгариф министры Айбулат Хажин мәктәпләрдә кышкы каникул башлану вакытын әйткән. Укучылар 30 декабрьдән ял итә башлый һәм каникул 11 гыйнварга кадәр була. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

7 ноябрьдән башлап, Башкорстанның кайбер укучылары дистанцион укуга күчте. Чыгарылыш сыйныфлар, 1-5 сыйныфта укучы башлангычлар мәктәпкә йөреп укуын дәвам итте. 7 декабрьдә барлык укучылар да мәктәпкә йөри башлады.

Уку елын балалар гадәти форматта төгәлләр дип көтелә.

Әлегә кышкы каникулны озайту-озайтмау мәсьәләсе хәл ителмәгән, диелә бу хәбәрдә.

  • Татарстанда кышкы каникул 28 декабрьдән 10 гыйнварга кадәр була.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100