Башкортстан кызы Кырымда Ат Башы тавыннан егылып төшкән

17 июньдә Кырымда Ай-Петри платосындагы Ат Башы дип аталган тау түбәсеннән 30 яшьлек хатын-кыз егылып төшкән. Ул бирегә Уфадан килгән булган. Бу турыда "Башинформ" агентлыгы хәбәр итте.
Таудан егылып төшкән турист кыз кабыргаларын сындырган. Аны "Кырым-Спас" коткаручылары эзләп тапкан һәм эвакуацияләгән.
"Коткаручылар 10 км әйләнәсендәге мәйданда бу хатын-кызны эзләде. Аны носилкага салып, биш кеше алып кайтты. Хәзер ул Ялта хастахнәсендә дәвалана", дип сөйләгән коткаручылар.
Соңрак ачыкланганча, Уфадан килгән турист Ай-Петри тауларына үзе генә чыгып киткән. Ул адашкан һәм навигатор ярдәмендә юл эзләп маташкан. Ләкин кайтыр юл тапмаган. Ат Башы тау түбәсендә булганда бер мизгелдә ул рюкзагына кыядан төшереп җибәргән. Шуны алырга дип иелгәндә үзе дә егылып төшкән.
Агачка ябышырга маташканда, турист кабыргаларын сындырган. Шуннан соң коткаручылар чакырган, диелә бу хәбәрдә.