Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстан кешесен урлап алып китеп, гаражда бикләп тотканнар

41 яшьлек ир-ат ишекне ачмагач, җинаятьчеләр балконнан кереп, хуҗаны кыйнаган һәм машинага утыртып алып киткәннәр.

news_top_970_100
Башкортстан кешесен урлап алып китеп, гаражда бикләп тотканнар
Башкортстан буенча Тикшерү идарәсе

Башкортстанның Стәрлетамак шәһәрендә 21 дән 36 яшькә кадәрге дүрт ир-атны тоткарлаганнар. Моңа кадәр Гафури районының Красноусол авылында яшәүче 41 яшьлек ир-ат полициягә шалтырата һәм үзен гаражга бикләп куюларын хәбәр итә. Бу турыда "Башинформ" яза.

Хокук саклаучылар бу ир-атның кайда булуын ачыклый. Җинаять эше ачалар. 

Россия Тикшерү комитетының Башкортстан буенча Тикшерү идарәсе белешмәсе буенча, 6 февральдә 41 яшьлек ир-атның өенә Стәрлетамакта яшәүче дүрт ир-ат килә. 

41 яшьлек ир-ат ишекне ачудан баш тарткач, алар фатирга балконнан керә. Хуҗаны кыйныйлар, 50 мең сум акча бирүен таләп итәләр. Аның телефонын урлыйлар, үтерү белән янап, машинага утырталар. Ир-атны Стәрлетамакка алып китәләр һәм бәйләп, гаражга бикләп куялар, дип сөйли тикшерүчеләр.

Җинаятьтә шикләнелүчеләрне тоткарлаганнар һәм тикшерүчеләргә тапшырганнар, диелә хәбәрдә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100