news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Башкортстан кешесе заправкада машинасын коткарырга маташканда фура астында калган

Ярымприцеплы Volvo җиңел машинага бәрелгән мизгелне видеокүзәтү камерасы төшереп торган.

news_top
Башкортстан кешесе заправкада машинасын коткарырга маташканда фура астында калган

Башкортстан кешесе Абакан шәһәрендә заправкада имгәнгән. Аны фура таптаган. Бу турыда «Башинформ» яза.

23 февральдә заправкада йөк машинасы биредә үк тукталган җиңел автомобиль йөртүчесен таптый, дип хәбәр иткән Хакасия буенча ЮХИДИ.

«Ярымприцеплы Volvo йөк машинасы заправка комплексыннан бара. Аның Lada Vesta йөртүчесен таптаган мизгелен видеокүзәтү камерасы төшереп тора. Җиңел машина хуҗасы үзенең машинасын фураның ярымприцебына бәрелүдән саклап калырга маташкан, үзе чак кына җитди имгәнмәгән», — диелә бу хәбәрдә.

Башкортстанда яшәүче 47 яшьлек ир-атның таз-бот буыны имгәнгән.

Ике машинаны йөртүче дә аек булган. Тикшерү бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар