Башкортстан кешесе урланган атларны хатынының инициаллары белән тамгалап куйган
Көтүгә чит кеше атлары килеп кушылгач, хуҗа аларны үзләшетерергә карар кыла.
Башкортстанның Баймак районындагы Актау авылында яшәүче 49 яшьлек ир-атның ике аты югалган. Ул полициягә мөрәҗәгать иткән. Хокук саклаучылар ат карагының эзенә төшкән. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.
Актау кешесенең ике аты өйгә кайтмаган. Гади кеше өчен ике ат югалу — зур кайгы, гаилә шушы атлар хисабына тормыш алып бара.
Җинаятьтә шикләнелүче Баймак районында яшәүче 38 яшьлек ир-ат булып чыга. Аны тоткарлап полициягә алып киләләр. Ул артык каршы килеп тормый, барын да үзе сөйләп бирә. Бу кеше үзе ат көтүе асрый.
Якынча версия буенча, 38 яшьлек ир-атның ат көтүенә ике чит ат килеп кушыла. Көтү хуҗасы чит кеше атларында тавро (ат асраучылар үз атларына куя торган тамга) булмавын абайлап ала. Шуннан соң ул чит кеше атларын үзләштерергә була. Яңа атларга үзенең хатынының исем-фамилиясенең баш хәрефләреннән торган тавро куя. Көтү хуҗасы үзенең барлык атларына да хатынының инициалларыннан билге куйган булган.
Хәзер урланган атлар хуҗасына кайтарылган, җинаять эше ачылган, диелә хәбәрдә.