Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстан кешесе әтисен үтерә, мәетен яшерә һәм «югалган әтисен» эзләү оештыра

45 яшьлек ир-ат ишегалдында атасын кыйнаган, аннары кирпеч алып башына бәргән.

news_top_970_100
Башкортстан кешесе әтисен үтерә, мәетен яшерә һәм «югалган әтисен» эзләү оештыра
Башкортстан буенча Тикшерү идарәсе

Башкортстанның Балтач районындагы Сәйтәк авылында яшәүче 45 яшьлек ир-атка карата җинаять эшен тикшереп бетергәннәр. Ул әтисен үтерүдә гаепләнә. Бу турыда Тикшерү комитетына сылтама белән «Башинформ» хәбәр итте.

2021 елның 9 июнендә бу ир-ат полициягә мөрәҗәгать итә һәм 80 яшьлек әтисе югалу турында гариза яза. Имеш, әтисе 30 майда велосипедта йөрергә чыгып киткән һәм шуннан югалган.

Башкортстан буенча Тикшерү идарәсе белешмәсе буенча, тикшерүчеләр авыл һәм авыл янындагы территорияне тикшерәләр, туганнарын һәм авылдашларын сораштыралар. Шулай итеп 80 яшьлек картны соңгы тапкыр өендә күрүләре ачыклана. Әти белән улның еш кына талашып торуы да билгеле була.

Шуннан соң 45 яшьлек ир-ат белән яши торган хатынны да сораштыралар. Ул нәкъ менә улы атасын үтерүен сөйли. Ир-атлар талаша, шуннан соң улы әтисен үтерә, мәетен урманга илтеп яшерә.

80 яшьлек бабай мәетен эзләп табалар, шуннан соң улы да гаебен танып күрсәтмә бирә.

Тикшерү ачыклаганча, 2021 елның 30 маенда әтиле-уллы ике ир-ат ишегалдында талаша. Улы әтисенең төрле урыннарына йодрыгы белән суга, аннары кирпеч алып башына бәрә. Өлкән кеше урында ук үлә. Улы мәетне машинага салып, урманга алып китә һәм җиргә күмеп куя. Берничә көн узгач аның танышы әтисе турында сораша башлый. Шуннан соң улы әтисе югалуын әйтә, ышандыру өчен полициягә дә мөрәҗәгать итә.

Ир-ат гаебен таныган, эшне судка тапшырганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100