news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Башкортстан кешесе корбанының күз алмаларын кисеп алган

Ир-ат адресны бутавын, башка кешене үтерергә теләвен әйтә.

news_top
Башкортстан кешесе корбанының күз алмаларын кисеп алган
https://pixabay.com

Краснодар краеның Петровская станицасында бер әбине вәхшиләрчә үтергәннәр. Җинаятьче Башкортстан кешесе булып чыккан. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Таныш булмаган ир-ат пенсионер хатын өенә бәреп керә. Әбигә берничә тапкыр пычак кадый, аннары күз алмаларын кисеп ала.

РЕН ТВ каналы белешмәсе буенча, җинаятьче моның белән генә чикләнми. Ул корбанының авызына пыяла ватыклары тыгып куя, аннары шул килеш үләргә калдырып чыгып китә.

Вәхшиләрчә җинаять кылган кешене шул ук көнне тоталар. Ул Башкортстан кешесе булып чыга.

Сорау алганда, ир-ат адресны бутавын әйтә. Ул башка кешене үтерергә теләгән булган. Җинаятьченең наркотиклар кулланган булуы билгеле, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар