Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстан кешесе ипи эчендә алтын балдак тапкан

Кыйммәтле табылдыкны хуҗасына кайтару өчен, ипи пешерүче хатынны эзләп тапканнар.

news_top_970_100
Башкортстан кешесе ипи эчендә алтын балдак тапкан

Башкортстанның Уфа районында яшәүче Николай Дәүләкән районында яшәүче дусты Владимирга мөрәҗәгать итә, ул кибеттән ипи алып кайтуын үтенә. Аннары Владимир Николай белән очраша. Ул ипине һәм Дәүләкәннән алган башка күчтәнәчләрен дустына биреп җибәрә. 

Кич өенә кайткач, Николай Дәүләкән ипиенең беренче кисәген кисеп алуга ук, алтын балдак таба. Балдак 585нче үрнәкле алтыннан шактый киң итеп эшләнгән була. Башкортстанның Дәүләкән районының «Асылыкүл» газетасы шул хакта хәбәр итә.

Николай кыйммәтле табылдыкны хуҗасына тапшырырга тели. Шуннан соң тиз арада ипине кибеткә сатуга китергән кешеләрне эзләп табалар. Алтын балдак хуҗасы райондагы ипи пешерә торган заводта эшләүче хатын булуы ачыклана. Ул смена башланыр алдыннан балдагын салып куйган. Тик эш барышында балдагын ипи камыры өстенә сыпырып төшергән, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100