news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Башкортстан кешесе Гашыйклар көне алдыннан сөяркәсенең умырткасын сындырган

42 яшьлек ире вәхшиләрчә кыйнап имгәткән 37 яшьлек хатын икенче көнне вафат булган.

news_top
Башкортстан кешесе Гашыйклар көне алдыннан сөяркәсенең умырткасын сындырган
https://pixabay.com

Башкортстанның Тәтешле районында 13 февральдә, Гашыйклар көне алдыннан, канлы фаҗига була. 42 яшьлек ир-ат бергә яши торган 37 яшьлек хатынын имгәтә. Хатын икенче көнне вафат була. Бу турыда «КП-Уфа» хәбәр итте.

14 февраль иртәсендә хатынны ашыгыч ярдәм машинасы белән район хастаханәсенә китерәләр. Ул вәхшиләрчә кыйналган, имгәнеп беткән. Табиблар аның баш мие имгәнгәнен, арка мие бәрелгәнен, муен умырткасы чыккан һәм сынган булуын ачыклый. Табиблар бу вакыйга турында полициягә хәбәр итә.

Хокук саклаучылар ачыклаганча, 13 февральдә кич белән бу хатын һәм аның бергә яши торган ире арасында низаг чыга. Соңрак ир бу турыда үзе сөйли. Ул ярсынган вакытта сөяркәсен кыйнап ташлавын әйтә. Исерек ир-ат көнчелек аркасында сөягәнен имгәткән, диелә хәбәрдә.

Җинаять эше ачылган, ир-ат тоткарланган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар