news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Башкортстан кешесе фатирында агулы елан тапкан

Елан баздан алып кергән чиләкле бәрәңгедән чыгып, аяк киеме киштәсенә барып яткан.

news_top
Башкортстан кешесе фатирында агулы елан тапкан
https://pixabay.com

14 февральдә Башкортстанның Салават шәһәрендә яшәүче гаилә фатирында агулы елан табыла. Бу турыда «Башкортстан» телеканалы хәбәр итте.

Җиңүнең 30 еллыгы урамындагы йорттагы фатирга елан кереп оялый. Хуҗалар моны песинең үзен сәер тотуыннан абайлап ала.

Гаилә баздан чиләк белән бәрәңгене өйгә алып керә. Ләкин песи бу савытны яратмый. Соңрак ачыкланганча, бәрәңге арасында елан була.

Хуҗалар тиз арада Салават шәһәренең муниципаль янгын сагына мөрәҗәгать итә. Коткаручылар килеп иткәнчә, елан чиләктән чыга, аяк киеме киштәсенә кереп ята. Аннары еланның агулы булуы ачыклана.

Янгын сүндерүче Илһам Мусин махсус кием кия һәм еланны тота. 

Елан салкыннан качып базга кергәндер дип фаразлыйлар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар