Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Башкортстан" каналында Хәния Фәрхинең дуслары: Аның бөтен ялы туган авылы, әнисе булган (видео)

Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Хәния Фәрхинең вафаты уңаеннан, “Башкортстан” дәүләт телерадиокомпаниясенең “Хәерле иртә, Республика” тапшыруына җырчының якын дуслары, иҗатташлары – Урал Рәшитов һәм Нурия Абдуллины чакырулы иде. Алар җырчы белән бәйле булган хатирәләрен сөйләде.

news_top_970_100
"Башкортстан" каналында Хәния Фәрхинең дуслары: Аның бөтен ялы туган авылы, әнисе булган (видео)
Тапшыру барышында туры эфирга Тәтешле районы башлыгы Рушан Гәрәев шалтыратты. "Без Хәния апаебыз белән 80 еллардан башлап гаилә дуслары да булдык. Кояшның нинди җылы икәнен исбатлау кирәк түгел кебек, Хәниянең дә матур җырларын кешегә сөйләп торасы юк", - диде ул.

"Аның белән аралашу үзе бер бәхет иде, эчкерсез, гади иде ул. Тәтешлегә кайтса, туганнарын, дусларын табып, җыеп, тапкан малларын барысына өләшеп, Ык буйлап гастрольләргә чыгып киткән чакларын да хәтерлибез", - дип сөйләде район башлыгы.

Рушан Гәрәев шулай ук район үзәгендәге яңа урамнарның берсе Хәния Фәрхи исеме белән аталачагын әйтте.

Урал Рәшитов, Хәния Фәрхи белән хушлашу чараларын уздырган өчен, артистлар исеменнән, район башлыгына рәхмәтен белдерде.

Хәния Фәрхинең якын дусты, җырчы-композитор, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Нурия Абдуллина җырчының туган ягын – Тәтешле районын яратуын сөйләде.

“Башкортстанны шулкадәр яратты, еш кайта иде. “Туган ягым, Башкортстаным, Тәтешлем, әнием”, - дип йөри иде. Һәрвакыт туган җирен хәтерендә тотты”, - дип сөйләде. 

Алып баручының соңгы тапкыр кайчан аралаштыгыз дигән соравына Урал Рәшитов: 

- Ул һәрвакытта да Тәтешледән шалтыратып тора иде. Әниемә кайттым әле, әниемдә ятам. Баян тартам, чәй эчәм, үз якларымда рәхәт бит, ди. “Ирек биргәндә, беркая да китмим”, - дип әйтә торган иде. Дәртләнеп ала иде. Гастроль вакытында графиктан чыгып булмый.  Мин бигрәк дәртләнеп аласың дип әйтә торган идем. Чынлыкта, 1-2 көндер инде ул. Бу көннәрдә аңа ял итеп алырга күп тоелгандыр. Баян тартырга ярата иде бит инде. “Син безгә килгәч, бергә елашып та алабыз, җырлашып та алабыз”, - диеп әйтә иде”, - дип җавап бирде.

“Аның бөтен ялы туган авылы, әнисе булган инде. Хәния кайдадыр чит илдә ята, ял итә икән, чит илгә барып клиплар төшерә дигән сүзне ишетмәдем. Минем ишеткәнем дә, күргәнем дә булмады. Шунда әнисе янына кайтып, елашып, туган ягын яратып яшәгән кеше иде ул”, -диде Нурия Абдуллина.

Мәгълүм булганча, быел май аенда 57 яшен тутырган җырчы туган ягы - Башкортстанның Тәтешле районына әнисе янына кунакка кайткач, 27 июль көнне йөрәк өянәгеннән вафат була. 29 июльдә Казанда татар эстрадасы йолдызы Хәния Фәрхине соңгы юлга озаттылар. Хәния Фәрхинең кызы Алия хушлашырга килгән барча кешегә рәхмәтен әйтте. Җырчы Казанның Яңа Татар бистәсе зиратында җирләнде

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100