news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Башкортстан хоккейчысы Айнур Гатин автоһәлакәттә үлгән

Егет командадашлары белән матчка барганда авариягә очраган.

news_top
Башкортстан хоккейчысы Айнур Гатин автоһәлакәттә үлгән

Башкортстанның Тәтешле районының хоккей командасы голкиперы Айнур Гатин Башкорстанда авариядә һәлак булган. Бу хәбәрне республиканың хоккей федерациясе таратты.

"17 мартта автокатастрофа нәтиҗәсендә Тәтешле районы голкипеды Айнур Гатин һәлак булды. Фаҗига командадаш дуслары белән Уфага чираттагы чемпионатка барганда була", - диелә хәбәрдә.

Автоһәлакәттән соң өч кешене хастаханәгә илткәннәр.

"Интерфакс" агентлыгы хәбәр иткәнчә, егетләр "Хендай Солярис" җиңел машинасында "Донг Фенг" йөк машинасы белән бәрелешә. Айнур рульдә була. Ул һәлак, пассажирлар тән җәрәхәтләре алган. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар