news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Башкортстан хатыны туганының баласын тәрәзәдән төшереп җибәргән һәм йокыга киткән

Кыз баланы бер сәгать узгач кына әнисе урамда табып ала.

news_top
Башкортстан хатыны туганының баласын тәрәзәдән төшереп җибәргән һәм йокыга киткән
Башкортстан буенча Тикшерү идарәсе

Башкортстанның Иглин районара суды 55 яшьлек хатынга карата хөкем карары чыгарган. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Прокуратура белешмәсе буенча, 2021 елның декабрендә Иглин авылында яшәүче хатын 10 айлык кызын туганына карап торырга калдыра. Анасы өйдә булмаган чакта, бала карарга килгән хатын эчә. Аннары ул җиңелчә генә кофта кигән баланы кулына алып, тәрәзә янына килә. Бер мизгелдә хатын баланы беренче кат тәрәзәсеннән урамга төшереп җибәрә.

«Исерек булу сәбәпле, хатын үзе йокыга китә. Кыз баланы бер сәгать узгач кына әнисе урамда табып ала. Сабыйны хастаханәгә илтәләр. Аңа беренче дәрәҗәдә өшү диагнозы куела», диелә ведомство хәбәрендә.

Баланы төшереп җибәргән хатын гаебен тулысынча таный. Аны 260 сәгатькә төзәтү эшләренә хөкем итәләр, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар