Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстан хатыны өч игезәк тудырган һәм бер көндә алты бала анасына әверелгән

38 яшьлек хатын авырлыклардан курыкмавын, ире белән дә аерылышкан булуын сөйләгән.

news_top_970_100
Башкортстан хатыны өч игезәк тудырган һәм бер көндә алты бала анасына әверелгән
https://www.bashinform.ru

Башкортстанның Белорет районының Әбзәк авылында яшәүче 38 яшьлек Нәзилә Хазырова өч игезәк бала тапкан. Аның өч баласы булган инде. Шулай итеп бу хатын бер көндә алты бала анасы булып куйган. Бу турыда «Башкортстан» телеканалы хәбәр итте.

Сабыйлар 27 майда туган. Аларны кесарев кисеме ясап алганнар. Сәламәт балалар — ике малай 1,9 кг, кыз бала 1,5 кг авырлыкта туган. Аларга Салават, Батыр һәм Уралия дип исем кушканнар.

«Күп яралгылы йөклелек хәзер гадәти хәл инде. Тик өч игезәк туу барыбер экстраординар вакыйга, зур куркыныч белән бәйле», — ди табиблар.

Сабыйлар 27 майда 33 атна срокта туган, аларны әле июльдә генә өйләренә кайтарып җибәргәннәр. Балалар авырлык җыйганын табиблар күзәтеп торган. 

Нәзилә ханым «Башинформ» хәбәрчесенә хисләрен сөйләгән. «Өч игезәк булуын үзем дә көтмәгән идем. Иң мөһиме, балалар исән-сау», — ди ул. Күп балалы әни авырлыклардан курыкмавын да әйткән.

Хәзер күп балалы Нәзилә үзен яхшы хис итә, балаларын карашырга әнисе, 14 яшьлек кызы Айгөл, 13 улы Данис һәм 9 яшьлек кызы Миләүшә ярдәм итә. Нәзилә ире белән аерылышкан, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100