Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстан газетасы редакциясенә карак һөҗүм иткән - видео

Хезмәткәрләр чәй эчеп утырганда, кыштырдаган тавыш ишетеп ала. Журналистлар каракны куа китә, тик барыбер тота алмыйлар.

news_top_970_100

Уфада «Киске Өфө» газетасы редакциясенә карак кергән. Хезмәткәрләр барысы бер бүлмәдә чәй эчеп утырган чакта, басманың баш редакторының кабул итү бүлмәсендә кыштырдаган тавыш ишетәләр. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Хезмәткәрләр кабинеттан чыга һәм билгесез ир-ат сумкалар актарып ятуын күрә. Карак качып китә, ул урамга чыга, журналистлар аны куа китә. Каракны тоткач, ул борычлы баллоннан сыеклык сиптерә һәм барыбер качып котыла. Әлеге ир-атны мобиль телефон камерасына төшереп өлгерәләр.

Газета хезмәткәре Зәйтүнә Нигъмәтҗанова сүзләренчә, редакция полициягә мөрәҗәгать иткән. Бу инде беренче генә очрак түгел икән. Ярты ел элек ишекне ватып кереп, редакциядән акчаны алып чыгып киткән булганнар.

Хәзер каракны полиция эзли.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100