Башкортстан галиме: Исмаилның үзен башкорт дип игълан итүе - яраклашу формасы
Бу гамәл рухи халәт нәтиҗәсе түгел, дип саный галим.
Башкортстанның атказанган фән эшлеклесе, филология фәннәре докторы Раиф Әмиров автор-башкаручы, татар рок-музыкасы вәкиле Альберт Исмаилның үзен башкорт дип игълан итүен яраклашу омтылышы дип саный. Бу хакта ул «Татар-информ”га биргән интервьюда әйтте.
«Шәхсән мин үзем ул кешене белмимен. Аның гамәлен яраклашу формасы дип уйлыйм. Кемгәдер аның шулай дип игълан итүе кирәк булган. Бу рухи халәт түгел», — диде галим.
Раиф Әмиров тарихтан мисал китерде: «Казан губернасыннан күчеп килгән һәм үзләрен башкорт дип таныган кешеләр җир өчен салым түләмәгәннәр. Әйтик, тау сәнәгатьчесе Исмәгыйль Тасимов та шулай эшләгән, чөнки җир кирәк булган. Үзләрен башкорт дип игълан иткән мари кешеләре дә булган».
Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Заһир Хәкимов мондый күренешләрнең узган гасырның 90нчы, 2000 елларда күп булуын әйтте.
«Күп кенә татар язучылары, җырчылары үзләренең иҗатын халыкка җиткерер өчен, мәсәлән, китапларын бастырыр өчен яки җырларын туган телләрендә башкарыр өчен Татарстанга күчеп китте. Әгәр дә инде Башкортстандагы концертларда катнашасылары, телевидение, радиога чыгасылары килсә, алар башкорт булып язылырга мәҗбүр булды».
«Бәлки, Татарстан өчен бу сирәк очрый торган хәлдер, әмма Башкортстанда яшәгән татарлар өчен андый күренеш сирәк түгел», — диде Хәкимов.
Исмаилның үзен башкорт дип игълан итүе турында күптән түгел Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйлметдинов та фикер белдергән иде.