Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстан гаиләсе коронавирус белән очрашудан котылу тарихын сөйләде

Рәйсә белән Артем 4 яшьлек Максимның сәламәтлеге өчен борчылган.

news_top_970_100
Башкортстан гаиләсе коронавирус белән очрашудан котылу тарихын сөйләде
https://pixabay.com/

Кытайда коронавирус шактый борчу тудырды. Башкортстаннан Мухиннар гаиләсе Кытайдан вакытында чыгып китә алган. Рәйсә белән Артем «Башкортстан» телевидениесе хәбәрчесе белән аралашкан.

Мухиннар инде ике ел Кытайда яши. Малайзиядә ял иткәндә алар коронавирус турында ишетәләр. Шуннан соң тиз арада Шанхайга кайталар. Бер атна узгач, алар карантин зонасыннан котылу җаен карый башлый. 4 яшьлек балалары Максим өчен борчылалар. Бу вакытта аптекаларда маскалар да булмый инде. «Маскасыз метрога да, кибеткә дә кертмиләр», — ди алар.

Масканы аларга аэропорттагы пассажирлар биргән. Тикшерүләр узганнан соң, Мухиннарда коронавирус тапмаганнар. «Инкубацион период узгач, өстән таш төшкән кебек булды», — ди Рәйсә.

Алар кеше белән сөйләшергә дә курыккан, ситуация ахырзаман турындагы кинога охшый, ди алар.

«Без өйдә генә утырдык. Ирем кибеткә азык-төлеккә барды. Аэропортта кешеләрдән читтәрәк торырга тырыштык. Шанхай аэропортында халык күп түгел иде», — ди алар.

Артем — IT-белгеч, Рәйсә — педагог-лингвист. Уллары Максим — полиглот. Ул «Россия» каналында «Удивительные люди» тапшыруында катнашкан. Малай алты тел белә: инглиз, француз, испан, башкорт, рус, кытай телләре.

Мухиннар хәзер туганнарында яши. «Кытайны сагына. Безнең өй шунда. Әйберләребез дә шунда калды. Хәзер чемодан өстендә яшибез», — ди Мухиннар.

Артем белән Рәйсә карантин зонасыннан чыгып өлгерүләренә сөенә. Алар Башкортстанда күпме яшиселәрен әлегә белми. Хәзер алар онлайн-курслар әзерли. Кытайда алган тәҗрибәне туган илдә кулланырга җыеналар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100