news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Башкортстан фермерының яшь биясенә бүре һөҗүм иткән - видео

«Барысы да яхшы булыр дип өметләнәбез», — ди Айтуган.

news_top
Башкортстан фермерының яшь биясенә бүре һөҗүм иткән - видео
https://www.instagram.com/kaymaktar/

Башкортстанның Әҗбәлил районында яшәүче яшь фермер, блогер Айтуган Фәттаховның яшь биясенә бүре һөҗүм иткән.

«Бүген әлеге көтүнең төне тынгысыз булды. Яшь ярымлык биягә бүре һөҗүм итте. Ул аның алгы һәм арткы бот өлешләрен яралаган. Менә бу урында ташланган булса кирәк, чөнки кар өстендә яңа кан эзләре күп», — дип күрсәтә ул видеода.

Бияне, көтүдән аерып, утарга алып кайтканнар. «Ат ашый, эчә, барлык профилактик чаралар күрелде. Дарулар бирәбез. Кызганыч, яраны тегеп булмый. Ләкин бу башкорт токымыннан булган ат. Барысы да яхшы булыр дип өметләнәбез», — ди Айтуган.

Әлеге видеоны башкортча «Каймак» төркеме үз аккаунтына урнаштырган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар