Башкортстан фермеры ике атын һәм колынын урлау турында елый-елый сөйли
Айдар Кәлимуллинның хайваннарын берничә көн эзләгәч, Бәләбәй районында тапканнар.
Башкортстанның Бүздәк районында яшәүче фермерның ике атын һәм бер колынын урлаганнар. Бу турыда «Башкортстан» телеканалы хәбәр итте.
Фермер Айдар Кәлимуллин битараф булмаган бар кешедән ярдәм сорый. Айдарның күзләре кызарып беткән, ул бик авыр сулый, хайваннарын эзләвен әйтә. «Төнлә безнең атларны урладылар, ике атны һәм бер колынны», — ди ул елый-елый.
Айдар бу хәбәрне социаль челтәрләрдә таратуны үтенә. Шуннан соң атларны берничә көн буена эзлиләр һәм хайваннарны Бәләбәй районында табалар. Хәзер фермер атларын Бүздәккә алып кайта. Ул видео төшергән һәм «Бәхет менә шундый була ул», дип сөенечен уртаклаша.
Әлеге эшне хокук саклаучылар тикшерә, диелә бу хәбәрдә.