Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстан фермеры хатын-кызларны атлар ярдәмендә бәйрәм белән котлаган

«Мондый котлау дөньяда беренче тапкырдыр», - дип яза инстачылар.

news_top_970_100
Башкортстан фермеры хатын-кызларны атлар ярдәмендә бәйрәм белән котлаган
https://www.instagram.com/kaymaktar/

Башкортстанда атлар үрчетүе фермер Сәгыйтҗан Идиятуллин бәйрәм көнне үзенең инстадусларын гаҗәпкә калдырган. Фермер басудагы кар өстенә печән белән «8 Март» дип язган. Фермадан чыгаргач, меңләгән ат, тезелешеп басып, печән ашарга тотынган. Ул арада «җанлы язу»ны видеога төшереп алганнар. Шул рәвешле фермер республика хатын-кызларын Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик иткән, дип яза «Каймаклар» башкорт аккаунты.

«Мондый котлау дөньяда беренче тапкырдыр», «Фантазия көчле, вәт булдырган, нинди матур күренеш! Атлар бик акыллы бит алар», «Искиткеч, сокланам шундый кешеләргә», — дип комментарийлар яза инстачылар.

«Атлар шулай печәнгә ябырылсын өчен мескен малкайларны ничә көн ач тотарга кирәк икән?» — дип тәнкыйтьләүче дә очраган.

«Тамак тәмугка кертә инде ул шулай», — дип җавап кайтарганнар аңа.

«Шәп булган. Киләсе елга бал кортларыннан эшлә әле, яме», — дип киңәш тә биргәннәр фермерга.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100