Башкортстан фермеры 80 килолы бүре тоткан

Башкортстанның Иглин районында бер фермер 80 кило авырлыктагы бүре тоткан. Бу турыда bash.news хәбәр итте.
Биредә яшәүчеләр сүзләренчә, бу бүре берничә ел дәвамында фермага килеп йөри. Аның эзләрен ферма тирәсендә бик еш күрәләр.
Бер көнне иртәнге якта фермер көтүлекләрен карап йөри. Ул Олы Теләк авылыннан 10 чакрым ераклыкта урнашкан көтүлекккә дә килә. Хәзер атлар колынлый торган вакыт. Фермер бер ат янында ике колын басып торуын күрә. Шуннан яхшылабрак караса, боларның берсе колын түгел, ә бүре булуын абайлап ала.
Фермер секундлар эчендә мылтыгын тартып чыгара. Бер атуда ук ул ерткычны яралый. Аның аучылыкка да рөхсәте була, диелгән бу хәбәрдә.
Бүренең тешләренә карап, аның бик карт булуын ачыклыйлар.