Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстан эшмәкәре санкциягә үч итеп Apple планшетын чүкеч белән ваткан - видео

«Американнарның санкцияләренә безнең җавап шундый», — ди ул.

news_top_970_100
Башкортстан эшмәкәре санкциягә үч итеп Apple планшетын чүкеч белән ваткан - видео
https://www.bashinform.ru/

Башкортстандагы «У Альберта» оешмасы хуҗасы Альберт Мөхәммәдьяров iPad планшетын чүкеч белән бәреп ваткан. Ул санкцияләргә шул рәвешле җавап биргән. Бу турыда «Башинформ» яза.

Альберт Мөхәммәдьяров Apple товарын ватарга ярдәмгә улын да чакырган.

«Американнарның санкцияләренә безнең җавап шундый. Без сездән курыкмыйбыз. Менә сезгә модный матур нәмәрсәләр. Без аларсыз да яшибез», — ди ул.

ТАСС хәбәр иткәнчә, Apple компаниясе Россиядә үз продукциясен сатуны бөтенләй чикләде. Узган атнада илдәге барлык дистрибьюторларга да экспорт туктатылды. Apple Pay һәм башка сервисларны куллану да чикләнде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100