news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Башкортстан егете Минзәләдә һәлакәткә очраган самолетка өлгермәгән һәм исән калган

Фаҗигадә аның энесенең гомере өзелгән.

news_top
Башкортстан егете Минзәләдә һәлакәткә очраган самолетка өлгермәгән һәм исән калган
ufa-town.ru

Башкортстанда яшәүче Александр Цывинский Минзәләдә һәлакәткә очраган самолетта очарга тиеш булган. Әмма ул очкычка соңга калган, дип яза Уфа1.ру.

Александр сөйләгәнчә, ул телефоннан сөйләшкән һәм шуның аркасында рейска соңга калган. Кызганыч, бу фаҗигадә аның энесенең гомере өзелгән. Аңа парашюттан сикерүне 18 яшьлегенә бүләк иткән булганнар.

10 октябрьдә, Татарстанның Минзәлә районында L-410 җиңел моторлы самолеты һәлакәткә юлыкты. Бортта 22 кеше булган, 16 кеше һәлак, калган алты парашютчының гомере өчен табиблар көрәшә.

Самолетта Башкортстаннан килгән алты кеше булган, аларның дүртесе һәлак булды, икесе зыян күрде.

Дүшәмбе, 11 октябрь Татарстанда мәтам көне дип игълан ителде.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар