Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстан егете качып киткән сөяркәсен табар өчен, аның сеңлесен һәм ирен урлаган

Сөяркәсенең сеңлесен урманга алып китеп җәзалый, ул җавап бирмәгәч ирен урлый. Аннары Уфага алып китә, анда апа кешене алдап өеннән алып чыгалар һәм урлап алып китәләр.

news_top_970_100
Башкортстан егете качып киткән сөяркәсен табар өчен, аның сеңлесен һәм ирен урлаган
Башкортстан буенча Тикшерү идарәсе

Башкортстанда яшәүче 23 яшьлек егетне полиция тоткарлаган. Ул дуслары белән бергәләп ир һәм хатынны урлаган. Урланган кешеләр аша ул элек бергә яшәгән сөяркәсен табарга теләгән. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Башкортстан буенча Тикшерү идарәсенә сылтама белән РИА Новости хәбәр итте.

«2021 елның 7 августында Әбҗәлил районында яшәүче ир белән хатын полициягә мөрәҗәгать итә. Алар үзләрен өч ир-ат урлавын әйтә. Җинаятьчеләр ир белән хатынның машинасын талап ала һәм аларны Әскәр авылыннан Уфага алып чыгып китә. Уфада бу хатынның 31 яшьлек туган апасын да урлаганнар. Ирле-хатынлы гаилә урлаучылардан качып китү җаен таба. Ә 31 яшьлек хатынның язмышы билгеле булмый», диелә хәбәрдә.

Башкортстан буенча Тикшерү идарәсе җинаять эше ача. Тикшерү версиясе буенча, 23 яшьлек егетне бергә яшәгән 31 яшьлек хатыны ташлый, ул кайда яшәгәнен дә яшерә.

Егет хатынны таба алмагач, аның 22 яшьлек сеңлесе һәм ире аша көч кулланып, белешергә маташа. Ул 24 һәм 27 яшьлек ике дусты белән бергәләп 22 яшьлек хатынны урлый. Аны урманга алып китә, апасының кайда яшәвен әйтүне таләп итә. Тик хатын белмәвен сөйли. Аннары бу хатынның 23 яшьлек ирен дә урлыйлар. Аның машинасын талап алалар, кыйныйлар, апалары турында белешмә таләп итәләр.

Шуннан соң ир белән хатын апа кешенең Уфада булуын әйтә. Ләкин төгәл адрес булмагач, аларны да утыртып Уфага алып китәләр. 22 яшьлек хатынга апасына шалтыратырга кушалар. Шулай итеп алдап, 31 яшьлек хатынны өеннән алып чыгалар. Аны да көчләп машинага утырталар, шәһәрдән алып чыгып китәләр. Бер мизгелдә җай табып, ир белән хатын кача, аннары алар полициягә мөрәҗәгать итә.

Ведомство белешмәсе буенча, 23 яшьлек егет шәһәрдән чыккач, иптәшләрен машинадан төшереп калдыра. Урланган сөяркәсе белән бергә Аургазы районына кайтып китә. Анда азык-төлек кибетен талый, ризыклар һәм 1,8 мең сум акча урлый. Аннары аны Кырмыскалы районында тоталар. Хатынны азат итәләр.

Шул ук көнне урлауда катнашучы ике иптәшне дә тоткарлыйлар, сак астына алалар, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100