Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстан егете армиягә барыр өчен 14 килога ябыккан

Комиссия армиягә яраксыз дип тапкач, 25 яшьлек егет спорт белән шөгыльләнә башлый.

news_top_970_100
Башкортстан егете армиягә барыр өчен 14 килога ябыккан
www.bashinform.ru

Башкортстанның Хәйбуллин районында яшәүче 25 яшьлек Азамат Шакиров армиядә хезмәт итәр өчен 14 килога ябыккан. Хәзер аның буе 183 см, авырлыгы 118 кг. Азамат тагын да ябыгырга җыена. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Азамат 2013 елда Уфага килеп, Башкортстан дәүләт университетының тарих факультетына укырга керә. Бакалавр һәм магистр дипломнарын ала, аннары армиягә барырга тели. Тик 2020 елгы медицина комиссиясе аны армиягә яраксыз дип таба. Шуннан соң Азамат ябыга башлый, фитнес-клубка языла, күзләрен тикшертә.

«Тренерга акчам булмады. Ләкин армиягә бару хыялы өчен шөгыльләнүемне белгәч, бер тренер миңа түләүсез ярдәм итәргә алынды. Ул миңа күнегүләр өйрәтте, туклануны тикшереп торды», — ди егет.

Көз көне Азамат кабат армиягә бару өчен табиблар комиссиясенә күренә һәм аны яраклы дип табалар. Азамат Калининград өлкәсенә хәрби-диңгез флотында хезмәт итәргә китәчәк, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100