Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстан блогеры Рөстәм Нәбиев кулларында дөньяның иң биек тауларына менәргә җыена

Рөстәм шушы арада Эльрус тавына күтәрелде. Әлеге тауга менү җитди экспедиция алдыннан күнекмә үтү булган.

news_top_970_100
Башкортстан блогеры Рөстәм Нәбиев кулларында дөньяның иң биек тауларына менәргә җыена
https://www.instagram.com/rustam_nabiev92/

Ике тапкыр кулларында Эльбрус тавына күтәрелгән Башкортстан блогеры Рөстәм Нәбиев таулар яулавын дәвам итмәкче. Бүгенге көндә Рөстәм җитди рәвештә Непалдагы Һималай тауларына менәргә җыена. Бу хакта блогер үзенең инстаграм сәхифәсендә хәбәр итә.

«Непалга китәргә санаулы көннәр генә калды. Минем ничек дулкынлануым һәм борчылуымны белсәгез икән. Бер айдан артык вакытны гаиләмнән читтә үткәрәчәкмен. Болай озак вакытка беркайчан да киткәнем юк иде. Гаиләм турындагы уйлар мине максатыма ирешергә һәм исән-сау өйгә әйләнеп кайтырга ярдәм итәчәк», — дигән ул.

Әлеге пост астында комментарийларда төрле фикерләр кисешә. Берәүләр Рөстәмнең бу адымын ахмаклык дип бәяли. «Әгәр кире әйләнеп кайтмасаң, синнән башка кызларың нишләр? Сез үзегезнең герой икәнлегегезне дәлилләдегез инде. Тормышыгызны куркыныч астына куймаска тәкъдим итәр идем»;

Рөстәм, сез биеклеккә күтәрелгән саен куркам. Үзем әлеге юлны узган кебек. Гаиләгез турында да уйласагыз иде. Индирага сабырлык һәм сәламәтлек», — дигәннәр.

Икенчеләре Рөстәмнең көчле рухлы булуына соклана. «Бөтен ил белән сиңа көч биреп торачакбыз»;

«Син булдырачаксың. Барыбыз да синең өчен догада торырбыз. Син молодец», — дип куәтләгәннәр.

Рөстәм Нәбиев шушы арада Эльбрус тавына менде. Әлеге тау дөньяның яуланмаган биек тауларын буйсындыру алдыннан күнекмә үтү булган.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100