news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Башкортстан блогеры Рөстәм Нәбиев хатыны белән Эльбрус тавында кино төшерә

«Син юләр! Моны ничек эшләгәнеңне белмим, әмма синең белән горурланам», — дигән хатыны Индира.

news_top
Башкортстан блогеры Рөстәм Нәбиев хатыны белән Эльбрус тавында кино төшерә
https://www.instagram.com/rustam_nabiev92/

Башкортстан блогеры Рөстәм Нәбиев бу юлы Эльбрус тавына хатыны Индираны да алып менгән.

«Эльбрус тавын яулаганга 7 ай узган инде. Бүген биредә, 4 меңнән артык метр биеклектә яраткан хатыным белән басып торам. Минем аңа кулларым белән нинди юл үтүемне күрсәтәсем килгән иде.

Эльбрусны күреп ул миңа нәрсә әйтте дип уйлыйсыз? «Син юләр! Моны ничек эшләгәнеңне белмим, әмма синең белән горурланам», — диде ул.

Иртәнге сәгать дүрттә салкын, көчле җил, ә мин видео төшергә чыгам. Шул вакытта аның сүзләре мине җылыта. Бернәрсә дә эшем юк, чөнки ул минем янымда», — дип язган блогер.

Инстачылар яшь парга соклануларын, яратуларын, горурлануларын белдереп комментарийлар калдырган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар