news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Башкортстан блогеры Рөстәм Нәбиев биш миллион сумлык протезын күрсәтте

Инстачылар блогерны «син булдырачаксың», дип рухландырган.

news_top
Башкортстан блогеры Рөстәм Нәбиев биш миллион сумлык протезын күрсәтте
https://www.instagram.com/rustam_nabiev92/

Армиядә казарма ишелеп, ике аяксыз калган Башкортстан блогеры Рөстәм Нәбиев яңа протезларында беренче адымнарын ясаганын күрсәтте.

«Минем 5 миллион сумлык KENEVO протезлары. Ул элеккесеннән җиңел һәм идарә итүе гади булуы белән аерылып тора. Бу протезлар ике аягы да булмаган кешеләр өчен махсус ясалган. Озак вакыт протезга басмаганнан соң яңасы да авыр тоела, әмма аерманы сизәм. Шуңа күрә бу протезга ияләшермен дип ышанам», — дип хис-кичерешләре белән уртаклашкан ул.

Инстачылар Рөстәм Нәбиевнең ихтыяр көченә сокланган. Алар блогерны «син булдырачаксың», дип рухландырган.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар