news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Башкортстан блогеры кышкы урманны күрсәтеп, язылучыларын «ах» иттергән

Айдар Кәлимуллин хайваннар белән кызыклы видеолар төшереп танылды.

news_top
Башкортстан блогеры кышкы урманны күрсәтеп, язылучыларын «ах» иттергән
https://www.instagram.com/aidarqo/

Башкортстанда яшәүче блогер Айдар Кәлимуллин язылучыларына авыл тормышын күрсәтә. Бу юлы ул аларны сихри һәм әкияти кышкы урманга «алып барган».

Видеода ул җигелгән ат чанасында урманга бара, артыннан чана эзе кала, яныннан эте йөгерә. Ә урман әкияти матур, инстачылар «ах» иткән.

Күпләр бу видеоны карагач, шушы серле урманны үз күзләре белән күргән блогердан «көнләшкән».

«Бу бит могҗиза», «Чын әкият», «Менә бу табигать күренешен һәркемгә күрергә кирәк», «Син бик бай», дип язган инстачылар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар