news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Башкортстан белән Чиләбе чигендә кабат җир тетри

Җимерелүләр, үлүчеләр һәм имгәнүчеләр турында әлегә мәгълүмат юк.

news_top
Башкортстан белән Чиләбе чигендә кабат җир тетри

15 ноябрьдә көндезге бер тирәсендә Чиләбе өлкәсе белән Башкортстан Республикасы чигендә яшәүчеләр җир тетрәү тойган. Бу турыда «Башинформ» агентлыгы хәбәр итте.

«РАН бердәм геофизика хезмәте» мәгълүматы буенча, җир тетрәү эпиүзәге Катав-Ивановск шәһәреннән 21 км ераклыкта булган. Оператив хезмәтләргә иллеләп кеше шалтыраткан.

Сейсмик активлык магнитудасы 4,4 булган. Җир 10 км тирәнлектә тетрәгән.

Җимерелүләр, үлүчеләр һәм имгәнүчеләр турында әлегә мәгълүмат юк.

2018 елның 5 сентябрендә Башкортстан территориясендә 5,5 магнитудалы җир тетрәү булган иде. Вакыйга Уфадан 133 км ераклыкта Уралда булды. Ул вакытта да җир тетрәү 10 км тирәнлектә теркәлде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар