Башкортстан башкаручысы Азалия Вәлиева сабырлык турында җыр яздырган
Яңа җыр «Түзем бул» дип атала.
«Өр-яңа җырым. Һәр җырымда үз язмышым, үткән авырлыкларым, киселгән уйларым. Миңа тормышта берни дә җиңел бирелмәде, хәзерге тормышыма озак килдем. Әмма мин иҗатым белән бәхетлемен», — дип тәкъдим иткән Азалия Вәлиева яңа җырын.
«Түзем бул» җырының авторлары — Фәнәвис Дәүләтберзин белән Альбина Гайфуллина.